Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан Кремлендә «Музейлар төне»

20 нче майда Казан Кремле ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне» бөтенроссия акциясенә кушыла.

Музей-тыюлыкның күргәзмә залларында 18:30 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр тематик экскурсияләр, театральләштерелгән программалар, мастер-класслар һәм квестлар узачак.

Мәсәлән, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Җанланган геройлар» театральләштерелгән программасы үткәреләчәк, «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсендә Эрмитаж китапханәсен һәм «Александр Македонский портретлары. Тарих һәм миф» фильмын күрсәтәчәкләр.

Татарстан табигать тарихы музеенда кичке экскурсиягә, акыллы уеннарга һәм «Сезнең баш сөягегез матур: имезүчеләрнең баш сөягенең эволюциясе, төзелеше һәм төрлелеге» дигән лекциягә барырга мөмкин.

«Манеж» күргәзмә залы чигү буенча мастер-класска, «Коммуналка» арт-пространство буенча кураторлык экскурсиясенә һәм «Карикатураларда совет көннәре» гаилә программасына чакыра.

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее программасында: Fleur de la danse борынгы бию студиясеннән «XIX гасыр бал мәдәнияте» лекциясе.

Ислам мәдәнияте музеенда «Кол Шәриф серләре» квесты һәм Казанның беренче Коръән басмасының 220 еллыгына багышланган күргәзмә буенча экскурсия узачак.

Благовещенск соборы тарихы музеенда Тәүратның рус мәдәниятенә йогынтысы турында лекция һәм квест үткәреләчәк.

«Кубачи-Зирехгеран. Осталар шәһәре» күргәзмәсе буенча экскурсия һәм квест Туп сарае музеенда узачак.

Гавами урыннар күргәзмә заллары мәйданчыгында «Алпар» татар этнотөркеме концерты һәм «Татар костюмы: традицияләр һәм трансформацияләр» күргәзмәсе буенча экскурсия узачак.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Казан Кремле территориясендә рус ишарәләр телендә экскурсия үткәреләчәк.

«Музейлар төне» программасы белән тулырак әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин.

Чыганак: 

https://magarif-uku.ru/tt/kazan-kremlenda-muzeylar-tone/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев