Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан яшүсмерләре «БиЮ» кичәсендә милли мотивлар белән көйләр уйнаячак

«УРАМ» экстрим-паркында якшәмбе көнне, 28нче июльдә, «БиЮ» кичәсе була.

«УРАМ» экстрим-паркында якшәмбе көнне, 28нче июльдә, «БиЮ» кичәсе була. Чара кунакларын диджей-сетлар, бадминтон буенча турнир, мастер-класслар һәм команда уеннары көтә.

Кичәнең төп вакыйгасы күптән түгел генә Диджеинг курсларын узган яшүсмерләрнең чыгышы булачак. Балалар үзләренең беренче музыкаль җыелмаларын милли мотивлар кертеп уйнаячак.

Бадминтон буенча турнир 18:00 сәгатьтә башлана, анда өч кешедән торган командалар катнаша ала. Капитанга команданың, катнашучыларның исемнәрен һәм аларның яшьләрен күрсәтеп, телеграм кушымтасы аша хәбәр җибәрергә кирәк. Турнир кагыйдәләре сылтама буенча урнаштырылган.

«БиЮ» кичәсендә кунак булу өчен бушлай теркәлү узарга кирәк. Башлана 17:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Фото: «Татар-информ»

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев