Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан Җиңү паркында авиамодельләштерү ярышлары узачак

10 сентябрьдә Казанның Җиңү паркында «Балалар авиациясе-2022» авиамодель спорты буенча ачык ярышлар узачак.

Аларда 7-18 яшьлек Татарстан укучылары радио белән идарә ителә торган авиамодельләрне сынау тәҗрибәсе белән катнашачак.

Стартлар F5D модельләренең радиоидарә ителә торган модельләре классында узачак. Шәхси беренчелектә балалар ике яшь категориясендә: кече (14 яшькә кадәр) һәм өлкән (15 яшьтән 18 яшькә кадәр) көч сынашачаклар.

Команда зачетлары гомуми яшь төркемендә узачак.

Ярышларга теркәлү 30 августка кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен заявка тутырырга һәм аны почтага җибәрергә кирәк: yml@tpidea.ru, дип хәбәр итә оештыручы - "Идея" технопаркы.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2109937.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X