Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Казан гимназиясендә мәктәп укучыларын агробизнес алып барырга өйрәтәләр

Казанның 33нче гимназиясендә «Фермер 2.0» программасы буенча агробизнес алып барырга өйрәтәләр

Яшь фермерлар өчен Проект кечкенәдән үк балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт программасы кысаларында эшләнгән. Дәресләрдә укучыларны эшкуарлык нигезләренә өйрәтүнең уникаль технологиясе кулланыла.

«Балалар агробизнесны уңышлы алып бару буенча белемнәр һәм күнекмәләр, сату һәм маркетинг, шулай ук үсемлекчелектә, ландшафт дизайнында һәм ишегалды иҗатында гамәли белемнәр алачаклар», — дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Программа уку елына исәпләнгән һәм теоретик һәм практик өлешләрдән тора. Сентябрьдән башлап робототехника дәресендә укучылар үсентеләрне карау буенча электрон системалар төзергә һәм үсемлекләр үстерү өчен автоном системалар эшен аңларга өйрәнәләр.

Ботаника дәресләрендә укучылар үсентеләр үстерүнең бөтен циклына өйрәнәләр. Моннан тыш, курс дәвамында аларга инвестицияләр һәм финанс грамоталылык нигезләре өйрәтәләр. Барлык дәресләр дә киңәйтелгән чынбарлык элементларын кулланып уен формасында уза.

Укучылар алган белемнәрен практикада кулланалар: мөстәкыйль рәвештә үсемлекләр үстерәләр, үсентеләрне сату буенча фермерлар белән килешүләр төзиләр, монда аларга ата-аналары ярдәм итә. Моннан тыш, алар авыл хезмәтенең үзенчәлекләрен яхшырак аңлау өчен агросәнәгать паркларына һәм фермер хуҗалыкларына да баралар.

Проект элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан дәүләт аграр университетының бер гасыр уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасында тәкъдир ителде.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев