Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кахраманмараш шәһәреннән Әрсин Шанлы: Татар хикәяләрен зур кызыксыну белән укыйм

Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендә яшәүче төрек егете Әрсин Шанлы «Altın sincap» («Алтын тиен») китабы турында сөйләде.

 

КФУда «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Төркиянең Кахраманмараш шәһәрендә яшәүче төрек егете Әрсин Шанлы «Altın sincap» («Алтын тиен») китабы турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, китапта Татарстан балалары белән бәйле хикәяләр һәм әкиятләр бар. «Татарстан балалары һәм Төркия балалары арасындагы күп кенә охшаш якларны күрдем, аермалы якларны да очраттым. «Алтын тиен» китабы 3 әкият һәм 25 хикәядән тора. Ягъни барлыгы 28 татар язучысы әсәрләреннән торган бер җыентык. Китапны минем шәһәремнән булган якташым Фатих Кутлу тәрҗемә иткән», - диде ул.

«Татарстанның Казан шәһәренә бик күп сәламнәремне юллыйм. Китапны әтием бүләк итте. Эчендә берсеннән-берсе матур хикәяләр һәм әкиятләр урын алган. Берәр вакыт күрешергә насыйп булыр дип уйлыйм. Әгәр кулыгызга эләксә, сез дә бу китапны укыгыз. Яхшы китап, зур кызыксыну белән, яратып укыдым», - дип сөйли видеоязмада Әрсин Шанлы.

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова видеоязманың Төркиядә җир тетрәү булганчы яздырылганын әйтте. «Бу бала хәзер ялгыз калды: әтисе дә, әнисе дә юк», - дип шәрехләде ул.

Зилә Мөбәрәкшина.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев