Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кариев театрында «Гөлчәчәк» куркыныч әкиятенең премьерасы булды

«Гөлчәчәк» премьерасыннан соң театрда «Мәтрүшкә party» дип аталган чәйле аралашу узды.

 

Кариев театры тамашачысын мәтрүшкәле чәй белән сыйлады. Нибары 40 минут чамасы «Гөлчәчәк» куркыныч әкиятенең премьерасы әкият турында чәй янында әңгәмә белән тулыландырылды.

Театр артисты Булат Гатауллинның диплом эше булган «Гөлчәчәк» куркыныч әкияте аерым категория тамашачыга дүртенче мәртәбә күрсәтелсә дә, бу аның беренче рәсми премьерасы иде. Моңарчы ул «Һөнәр» фестивале кысаларында экспертларга һәм спектакльне тапшыру буларак, тәнкыйтьчеләргә күрсәтелде.

Спектакль фойеда бара. Режиссёр фойеның ике ягындагы пыяла ишекләрне һәм аның аша күренеп торган басмаларны һәм икенче катны да декорация буларак куллана.

Спектакльдән соң театр директоры, шагыйрә Луиза Янсуар белән «Татар китабы йорты» директоры, яшь галим Айдар Шәйхин тамашачыны «Гөлчәчәк» әкияте турында сөйләшүгә чакырды.

«Без татар халык әкиятләренең бүленеше барлыгын беләбез. «Гөлчәчәк» әкияте тылсымлыларга керәдер. Эзләнә башлагач без аның бер генә әкияткә дә туры килмәвен, аерылып торганын күрдек», диде Луиза Янсуар.

Спикерлар бу әкият турында төрле фрагментлардан җыелган булуы мөмкин дигән караш барлыгын да әйттеләр.

Театр алга таба да татар халык әкиятләрен сәхнәләштерергә күзаллый.

Рузилә Мөхәммәтова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото https://vk.com/kariev_teatri

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев