Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кариев театрында «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе үз эшен тәмамлады

Татар биюенә җаны-тәне белән гашыйк булган егетләр-кызлар 6 көн дәвамында Кариев театрында биеде.

Башта Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Нәбиулла улы Галимуллин катнашучыларны Самара татарлары биюе белән таныштырды. Соңыннан зарыгып көтелгән Түгәрәк уен үтте.

Татар биюенә җаны-тәне белән гашыйк булган егетләр-кызлар 6 көн дәвамында Кариев театрында биеде дә биеде. Алар гына түгел, без дә Урал, Пермь, Әстерхан, Себер, Самара, Казан татарларының, керәшеннәрнең бию, шулай ук милли костюм үзенчәлекләре белән таныштык. Проект дәвамлы булсын, татар биюен яратучылар тагын да артсын иде, дигән теләктә калабыз, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

https://vk.com/kariev_teatri


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев