Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кариев театрына экскурсиягә рәхим ит!

Бүген, 8 сентябрьдә, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында татар телендә экскурсия узачак.

Катнашучылар театрның сәхнә арты тормышын күрәчәк, костюмнар, реквизиторлар һәм бутафорлар кем булуын аңлаячаклар.

Экскурсия вакытында шәһәрлеләр радиоцехка, тавыш яздыру студиясенә, репетиция залына, грим бүлмәләренә, костюмнар саклау һәм синхрон тәрҗемә бүлмәләренә керә алачаклар. 

Экскурсия 13:00 сәгатьтә башлана, аны алдан теркәлү буенча карарга була. Моның өчен телеграмма-ботка үзеңнең исемеңне, фамилияңне һәм телефон номерыңны җибәрергә кирәк. Урыннар саны чикле. Очрашу урыны катнашучыларга теркәлгәннән соң хәбәр ителәчәк.

 Бу хакта https://tatar-inform.tatar/news?page=2 хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев