Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кариев театры «Камыр батыр» спектакле белән V халыкара балалар фестивалендә катнаша

Фестивальнең төп үзенчәлеге: җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгели.

Кариев театры «Камыр батыр» спектакле (режиссеры - Марфа Горвиц) белән V халыкара балалар фестивалендә (БДФ) катнаша!

Халыкара балалар фестивале «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. 

Фестивальне оештыручылар – Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры. Проектның сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты Сергей Безруков. Фестивальнең төп үзенчәлеге: җиңүчеләрне иң бәйсез жюри – балалар һәм яшүсмерләр (6-16 яшь) – билгели.

Мәскәү тамашачысын, башкалада яшәүче милләттәшләрне үзебезнең спектакльдә көтеп калабыз, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

https://vk.com/kariev_teatri


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев