Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кәнфит кенә чәчү түгел...

Туй ди­гәч, ми­нем күз ал­ды­на ак күл­мәк­ле кыз, кос­тюм­лы егет, би­зәл­гән ма­ши­на­лар, ма­ши­на тә­рә­зә­сен­нән кән­фит чә­чү­че абый-апа­лар гы­на ки­лә иде, һич тә алай гы­на тү­гел икән бит!

Өе­без­дә ма­тур сан­дык бар. Аның өс­тен­дә шун­дый ук би­зәк­ле пар чи­ләк һәм би­зәк­ле кө­ян­тә. Бо­лар әни­ем ки­лен бу­лып төш­кән­дә алып кил­гән әй­бер­ләр. Өе­без­гә су кер­гән, әни­ем бу чи­ләк-кө­ян­тә­ләр бе­лән су да та­шы­мый, әм­ма алар­ны бик ка­дер­ләп сак­лый. Әти-әни­ем­нең туй аль­бо­мын­да чи­ләк-кө­ян­тә­ле әни­ем­нең фо­то­сы – иң ярат­кан су­рәт­лә­рем­нең бер­се. Кай­ва­кыт кич­лә­рен, апам бе­лән бер­гә, әни­ем яны­на елы­шып, еш кы­на сер­лә­шер­гә яра­та­быз. Әни­ем­нең туй­га ни­чек әзер­лә­нүе, ни­ди йо­ла­лар, га­дәт­ләр­не үтә­ве ту­рын­да йот­лы­гып тың­лый­быз. Аль­бом­да­гы фо­то­лар­ның һәр­кай­сы кы­зык. Бер­сен­дә әни­ем ба­ба­ма тү­бә­тәй ки­ге­рә, әби­е­мә ак яу­лык бәй­ли, ә ме­нә мо­ны­сын­да  әби­ем әти бе­лән әни­ем­не бал-май­дан авыз ит­те­рә. Фо­то­да би­зәк­ле чи­ләк­ләр­нең өс­те яу­лык­лар бе­лән кап­лап бәй­лән­гән. Чи­ләк­нең эчен­дә ки­лен ток­ма­чы икән, мо­ны­сы да бу­ла­чак ки­лен­не сы­нау, аш-су­га ос­та­лы­гын тик­ше­рү! Чи­ләк­ләр­не бу­шат­кач, ки­лен­гә су юлы күр­сә­тү йо­ла­сы үтә­лә, ди әни. Эш­кә нык­лык­ны, тор­мыш кө­тәр­гә әзер­лек­не шу­лай бә­я­ли­ләр, ди. Туй ди­гәч, ми­нем күз ал­ды­на ак күл­мәк­ле кыз, кос­тюм­лы егет, би­зәл­гән ма­ши­на­лар, ма­ши­на тә­рә­зә­сен­нән кән­фит чә­чү­че абый-апа­лар гы­на ки­лә иде, һич тә алай гы­на тү­гел икән бит! Һәр адым­га ти­рән мәгъ­нә са­лын­ган!

Чул­пан Гай­си­на, Ак­та­ныш ра­йо­ны, Так­та­ла­чык мәк­тә­бе, 5нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев