Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Канатлар куясыз

Безнең җирлегебездән чыккан горурланырлык кешеләр күп. Аларның берсе – бүгенге көндә Питрәч районы Кощак урта мәктәбе директоры булып эшләүче Лилия апа Хамидуллина булса, икенчесе – «Болгар» радиосы яңалыклар бүлеге мөхәррире Люция апа Шәрәфиева.

Лилия апа укуда, спортта, иҗатта югары үрләр яулаган укучыларны барлап,  11 ел рәттән аларга үзенең бабасы исемендәге  шәхси  премиясен биреп килә.

Быел бу премияне тапшыру 25нче май көненә туры килде. Бу уку елында әлеге премиягә тагын ике укучыбыз өстәлде: 11нче сыйныф укучысы –  Рәнис Мөбарәкҗанов һәм 9нчы сыйныф укучысы – Данияр Бәшәров

Быелдан башлап Люция Шәрәфиева туган тел һәм әдәбият сөюче, иҗат белән шөгыльләнүче, туган тел һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда уңышларга ирешкән укучыларга үзенең аерым премиясен булдырды.  Һәм ул 11нче сыйныф укучысы Диләрә Харисовага бирелде. Шунысы сөенечле: бу премиягә мин дә лаек булдым.  «Көмеш кыңгырау» газетасына даими мәкаләләр җибәреп барган өчен һәм шулай ук олимпиадаларда, конкурсларда уңышка ирешкән өчен бирелде ул. Бик зур рәхмәт сезгә, якташларыбыз! Без тагын да тырышып укырбыз, бәйгеләрдә сынатмабыз!

 Зилә Шәрәфиева, Саба районы, Олы Кибәче мәктәбе. 

                           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев