Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Канатланыр чак

«Әдәбият – тормыш сукмагы буйлап баручы фән» – дип юкка гына әйтмиләр. Язучы, шагыйрь һәм драматург исемен йөртүче лаеклы шәхесләр үзләренең әсәрләре аша безнең күңел халәтебезне үзгәртергә сәләтле.

Тормыш ямен, яшәү асылын аңлатыр өчен алар зур көч куялар. Каләменә тугры калып, халык күңелендә гасырылар буе яшәүче иҗатчылар байтак дип сөенә алабыз. Татар әдәбиятының җәүһәре, танылган язучы Ибраһим Гази турында күбрәк белү өчен безнең мәктәп укучыларына яхшы мөмкинлек тә туды әле! Ашытбаш мәдәният йортында иҗади кичә узды. «Онытылмас еллар кайтавазы» исемле чара туылысынча Ибраһим Газиның иҗатына багышланды. Китапханә хезмәткәрләре килгән кунакларга язучының авыр тормыш юлы турында сөйләделәр. Шул кыен вакытларны ничек уздырып җибәрә алуы хакында язылган автобиографик әсәрләре белән таныштырдылар. «Онытылмас еллар» трилогиясе өч китаптан тора. «Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак» әсәрләре буенча залда утыручылар белән фикер алышу узды. Язучының тагын бер үзенчәлекле «Алмагачлар чәчәк ата» исемле повесте белән дә таныштык. Бу әсәрләрне укып карагыз әле, дуслар. Берегез дә битараф калмассыз дип уйлыйм. Язучы инде күптән вафат, әмма ул калдырган даһи әсәрләр безгә аның бөеклеге турында әле дә сөйли булса кирәк. Ибраһим Гази күтәргән мөһим проблемалар бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Киләчәктә дә мондый әдәби конференцияләр күбрәк оештырылсын иде!

Азалия Сабитова, Арча районы, Ашытбаш мәктәбе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев