Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Камилә Вәлиева: «Озакламый формага керермен дип уйлыйм»

Танылган фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева ялдан соң гадәти ритмга әйләнеп кайтуын шәрехләде

Шулай ук яңа сезон кайчан башланачагын сөйләде:

«Хәзер әле авыррак, әмма тиздән элеккеге формага кайтырмын дип өметләнәм. Бозга чыкканчы, физик яктан бераз гына булса да тәртипкә килү өчен, залга йөрергә тырышам. Залда барысы да әйбәт кебек: йөгерәсең, күнегүләр эшлисең, тын бетми.

Ә бозга чыккач, барыбер башка мускуллар эшли башлый, бер-ике әйләнеш ясауга арыганлык сизәсең, әйтерсең, беркайчан да бозга чыкмаган кебек.

Бездә, гадәттә, сезон сентябрь аенда башлана иде, ә монда октябрьдә, сентябрь азагында. Шуңа күрә ашыкмыйча, тыныч кына башлыйбыз», - дип ассызыклады Камилә Вәлиева.

Чыганак: https://t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев