Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы була

Премьера 10нчы май көнне үтәчәк.

 

10нчы майда Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында олылар өчен беренче татар телендә тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы премьерасы була.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әлмәндәр яңадан туган театр сәхнәсенә кайта һәм үзенең дусларын җыя, алар арасында Равил Шәрәфиев, Эмиль Талипов, Илнур Закиров, Гөлнара Гайнетдинова, Ләйсән Гатауллина.

Тамашачылар игътибарына анимацион фильм гына түгел, ә шулай ук персонажларның эксклюзив интервьюлары, фильмны ясаган команда белән очрашу тәкъдим ителәчәк. Билетларны театр сайтында һәм кассасында сатып алырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Фото https://kamalteatr сайтыннан

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев