Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты үтте

Концерт быел 18нче тапкыр уздырыла.

Казанның Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү һәм чараның гала-концерты узды. Акция быел беренче тапкыр 18+ тамгасы белән үтте.

Концертны Gauga төркеме башлап җибәрде. Алар «Яңа йолдыз» проектының беренче сезон җиңүчесе Эльвира Мифтахова белән уртак җыр башкардылар.

 

Концертта шулай ук «Оммаж», «Qaynar», «Караш» төркемнәре, Алия Нур, Илгиз Шәйхразиев, Анастасия Макарова, «Дышать», Enaecash», Айрат Хәйруллин, Arslan чыгыш ясады.

Шулай ук, акция барышында «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, Татар теле Рәисен сайлау, шигъри перфоманс, җанлы татар музыкасы бәйгесе үтте. Бәйрәмне музыкант Марат Зинһар һәм Ләйлә Лерон алып барды.

 

 «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Тяжело с татарским» антипремиясенә лаек булучылар билгеләнде. Алар – IT-парк һәм «Иске шәһәр префектурасы».

Антипремия ияләре белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова таныштырды. 

 

«Казан уртасында матур IT-парк бинасы ачылды. Эчке яктан матур тәрҗемәләр куелды. Әмма Казан туристлары, шәһәрдә яшәүчеләр элмә такталарга да, тышкы кыяфәткә дә зур игътибар бирә. Татар теленә IT-паркның элмә тактасында урын табылмады. «Иске шәһәр префектурасы»на берничә антипремия бирдек, тик безне ишетүче булмады», – диде Ленария Мөслимова.

Ул антипремия ияләрен сайлау принцибын да әйтте. «Ел дәвамында ике теллелек канунын куллануны тикшерәбез. Закон ягыннан «дуслык» төшенчәсе башка юнәлеш. Монда гаделлек белән нәтиҗәләр ясыйбыз», – диде Ленария Мөслимова. 

Акциядә татар телен кулланучы оешмаларга Рәхмәт хаты тапшыралар. Быел премиягә җырчы Аигель тавышы белән яздырылган татарча «Яндекс-карталар» лаек булды.

 

«Аигель тавышы белән «Яндекс» ширкәтендә «Яндекс-карталар» татар теленә тәрҗемә ителде. Кем әле йөкләп өлгермәгән, барыгызны да Аигель тавышы белән навигация, карталар кулланырга чакырам», – диде Ленария Мөслимова.
 

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты барышында шигъри перфоманс үткәрелде. Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм Ләбиб Лерон үзләренең 18 яшьтә язган шигырьләрен укыды. Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай бүләге лауреаты Рабит Батулла бу көнне әдәби тәнкыйтьче буларак чыгыш ясады һәм каләмдәшләренең яшь вакыттагы иҗатына бәя бирде.

 

«Безнең фестивальгә быел 18 яшь. Шуңа күрә без шагыйрьләребездән 18 яшьтә язган шигырьләрен укуларын сорадык», – диде алып баручы Ләйлә Лерон.

 

23 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында Казан урамнарында «Kazan Quest» уены узды.  «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концертында уен җиңүчеләрен бүләкләделәр.

 

  • Гран-прига Мөслим гимназиясе лаек булды.
  • Беренче урынны Актаныш мәктәбе яулады.
  • Икенче урында – Әлмәтнең «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, КФУның IT-лицее.
  • Өченче урында – Чаллының «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, 27 нче гимназия, Арча районы Апаз мәктәбе.

«Иң оста такым» номинациясендә Бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы мәктәбе җиңде.

«Иң креатив такым»  Казанның Яңа Савин районы инглиз телен тирәнтен үзләштерүле 9 нчы мәктәбе, «Иң бердәм такым» – Чаллының 9 нчы мәктәбе, «Иң акыллы такым» – Әлмәт районы Мәмәт мәктәбе.

 

  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары 2009 елдан бирле оештырып килгән «Татар-дозор» уены яңартылып, «Kazan Quest» исеме алды. Әлеге уенда 7-11 сыйныфларда укучы 200 бала, барлыгы 19 команда — Казан гына түгел, республика районнарыннан да 37 мәктәпнең вәкилләре җиңү өчен көрәште.

 

Qaynar төркеме солисты, журналист Рәдиф Кашапов чыгыш ясаганда, җыр барышында сәхнәдән Татарстан Конституциясен укыды. Ул Татарстан Конституциясендә хакимияткә һәм телләргә кагылышлы маддәләрне укыды.  

Рәдиф Кашапов Конституцияне укып бетерүгә, сәхнәдә ут бетте. Катнашучылар барысы бергә «Туган тел»не җырладылар.

 

Быел беренче мәртәбә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында «Татар теле Рәисе 2023» сайланды. Бу хокукка блогер «Татар малай» – Ринат Галиәхмәтов лаек булды. Аңа «Әлифба» тапшырдылар. Ул шулай ук бер ел дәвамында махсус кунак буларак татар чараларына катнашу хокукына ия булды.

 

«Барлыгы җиде кеше катнашты. Ике атна дәвамында интернетта көн саен татар телендә постлар чыгарып бару кирәк иде. Икенче елга бу бәйге кабат узачак. Җиңүче без биргән Әлифбаны киләсе җиңүчегә тапшырачак», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.

 

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концертында хедлайнер, танылган блогер, автор-башкаручы Arslan чыгыш ясар алдыннан ут сүнде.

«Махсус шушы чара өчен Arslan үзенең популяр җырларының берсен татарчага тәрҗемә иткән», – дип хәбәр иткән иде оештыручылар.

Ут сүнү сәбәпле, Arslan җырларын башкара алмады. Баянда уйнап, «Күбәләгем», «Әлдермешкә кайтам әле», «Салкын чәй» җырларын җырлады, аңа мәйданда җыелган бар халык кушылды.

 

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында уздырылган музыкаль бәйгедә иң күп тавышны яшь башкаручы Кәрим Газизуллин җыйган иде. Ләкин оештыручылар Кәримне, ясалма тавыш бирү ысулы белән алга чыкты, дип тапты һәм аны җиңүчеләр исемлегеннән төшереп калдырды. «Интертат» бу хакта язып чыккач, проблеманы үзара хәл итүләрен һәм Кәримне бүләкләячәкләрен әйттеләр.

 

«Мин татарча сөйләшәм»нең гала-концертында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Кәримне сәхнәгә чакырды һәм аңа «Халык мәхәббәте» номинациясен тапшырды. 

 

«Без һәрвакыт гаделлек яклы. Сезгә үзегез тавыш биреп, сәхнәдә үзегез теләгән җырчыларны күрергә мөмкинлек бирәбез. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты Кәрим «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулады. Кәримне җәй көне узачак «Печән базары» проектына чакырабыз», – диде Ленария Мөслимова.

 

Кәрим үзе өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәтен белдерде. 

 

«Минем өчен җан аткан, иҗатымны тыңлаган, аны хөрмәт иткән барчагызга бик зур рәхмәт. Бу минем өчен бик зур куаныч. Барыгызны да яратам. Бәйрәм белән!» – диде Кәрим.

 

Музыкаль бәйгедә ун катнашучыдан дүрт җиңүче игълан ителде.

Төп җиңүче Чаллының 2нче гимназиясе укучыларыннан торган «Мизаж» төркеме аерым чыгыш ясады. Эльвира Мифтахова Gauga төркеме, Гадел Ваһапов – ОммажАзалия Менибаева Qaynar төркеме белән бергә җырлады.

Катнашучыларга тавыш бирү «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Вконтакте» төркемендә барган иде.

 

 

  • «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе беренче тапкыр 18 ел элек – 2006 елда Казанның Бауман урамында оештырылды.
  • «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең оештыручысы — Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.
  • «Тяжело с татарским» антипремиясен Бөтендөнья татар яшьләре форумы 2012 елдан бирле тапшыра. Ул үз эшендә татар телен җитәрлек күләмдә кулланмаган дәүләт структураларына бирелә. 2012 елда антипремияне Универсиада дирекциясе, 2013 елда «Электрон Хөкүмәт», 2014 елда «Симфоник оркестр», Муса Җәлил исемендәге театр, «Әкият» курчак театры, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 2015 елда «Халык контроле» системасы, 2016 елда Үзәк сайлау комиссиясе, «Россия тимер юллары»ның Горький бүлеге, ТР Экология министрлыгы, 2018 елда «Казан Экспо», 2020 елда «Татарстанстат», 2021 елда «Иске шәһәр префектурасы», Казан парклары һәм скверлары дирекциясе һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 2022 елда «Роспотребнадзор» һәм «Кремль яр буе» кергән иде.

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев