«Кама Артегында» яшь юл хәрәкәте инспекторларының профиль сменасы башланды
Биредә 6 көн дәвамында бөтен республикадан ике йөздән артык иң актив катнашучы ял итәчәк.
«Кама Артегы» лагеренда яшь юл хәрәкәте инспекторларының традицион профиль сменасы башланды. Бөтен республикадан ике йөздән артык иң актив катнашучы алты көн дәвамында ял итеп һәм сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, юлда үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләрен дә өйрәнәчәк. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасы матбугат хемәте хәбәр итә.
Профиль сменасы кысаларында яшь инспекторлар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча теоретик дәресләргә йөриячәк, автошәһәрчектә практика узачак һәм махсус мәйданчыкта велосипедны фигуралы йөртү күнекмәләрен камилләштерәчәк.
Моннан тыш, укучыларны тематик конкурслар, квестлар, иҗат кичәләре һәм «Полосатая зебра»телевизион уенында катнашу көтә. Шулай ук смена кысаларында «Мин ЮИДНЫ сайлыйм» хәрәкәтенең яшь инспекторлары форумын уздыру планлаштырыла, ул инде традициягә әверелде һәм өченче ел рәттән үткәрелә.
Фото: ГБУ «Безопасность дорожного движения»
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев