Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Каләм ияләре елга йомгак ясады

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстан Язучылар берлеге Чаллы бүлегенең ел йомгаклары җыелышы узды.

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстан Язучылар берлеге Чаллы бүлегенең ел йомгаклары җыелышы узды. Бүлек җитәкчесе Факил абый Сафин 2023 елга йомгак ясады.

Чаллы шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов язучылар эшчәнлеген уңай бәяләде, рәхмәтен белдерде. Язучы Фәтхулла абый Абдуллин күренекле язучы, шагыйрь, публицист Айдар абый Хәлимне Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим итте. Башка әдәби премияләргә дә кандидатлар сайланды.

«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе Яңа елга багышланган театраль тамаша күрсәтте. Сүз уңаеннан, аның төзелүенә быел 60 ел тулды.

Чараны йомгаклап, Айдар абый Хәлим чыгыш ясады. Яшь каләм ияләренә уңышлар теләде.

Җыелыш табын артында тәмле чәй, күңелле әңгәмә, җыр-моң белән тәмамланды.

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев