Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Каюм Насыйри исемендәге I Республика конкурсына гаризалар кабул ителә

2025 елда Татарстан Республикасында Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

Татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйри туган көнне –14 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсын башлап җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Татарстан Республикасында Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.

Конкурс Туган як тарихын популярлаштыру, гражданлыкны һәм патриотизмны үстерү, шәхси, гаилә, коллектив архивлардан мәгълүмат җыю, халык арасында тарихи белемнәрне актуальләштерү максатларында үткәрелә.

Конкурста 16 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен. Конкурска аерым да, гаилә белән һәм коллектив эшләр белән дә катнашырга мөмкин.

Конкурс материаллары түбәндәге номинацияләрдә башкарылырга мөмкин:

  • Туган авыл, шәһәр бистәләре һәм поселоклары тарихы;
  • Локаль мифлар һәм легендалар, көч урыннары (табигать һәйкәлләре, истәлекле Һәм изге урыннар һ. б.);
  • Үткәннең артефактлары (музей коллекцияләре һәм аерым экспонатлар тарихы, тарихи реликвияләр тасвирламасы)
  • Туган якны өйрәнү маршрутлары һәм юл күрсәткечләре.

Конкурста катнашучыларның эшләре читтән торып ике этапта карала:

1 этап. Конкурс өчен эшләр электрон рәвештә (мәсәлән, DVD дискта) 2024 елның 1 июненә кадәр piar.minkultrt@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Шулай ук «Минем тарихым – минем Татарстаным!» документлар пакеты белән түбәндәге адрес буенча: 420060, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 114 нче кабинет.

2 нче этап. Конкурсның 1 этабында сайлап алынган иҗади эшләр министрлыкның рәсми сайтында һәм оештыручылар ресурсларында урнаштырылган онлайн-тавыш бирү өчен урнаштырыла. 

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев