Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кайчан җылылык бирәләр?

Җылылыкны кайчан бирәчәкләре билгеле булды.

Әгәр урамда кинәт суытса, җылылык сезоны иртәрәк башланачак. Гадәттәгечә, иң беренче социаль учреждениеләргә бирелер дип көтелә. 16 сентябрьдә мәгариф, мәктәпкәчә белем, сәламәтлек саклау, спорт һәм мәдәният оешмаларына җылылык бирергә планлаштыралар.  
Урамда һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градустан түбән торса, торак йортларга да җылы биреләчәк. «Мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына җылылыкны вакытынннан алда бирергә кирәк. Җылылык чыганаклары, шәһәр моңа әзер», – диде мэр Наил Мәһдиев. 
Чаллыда Боз сарае белән «Төзүче» стадионы гына җылыту сезонына әзер түгел. Боз сараенда ремонт эшләре 20 сентябрьгә тәмамланыр дип фаразлана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев