Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Кабат Камаллар бездә

Күптән түгел Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Фәнис Җиһанша һәм яшь артистлар Ләйсән Гатауллина, Зөфәр Нуртдинов белән очрашу узды.

Күңелле традицияне дәвам итеп, 8нче декабрь көнне Әйшә урта мәктәбендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Фәнис Җиһанша һәм яшь артистлар Ләйсән Гатауллина, Зөфәр Нуртдинов белән очрашу узды. Моның сәбәбе дә бар иде, чөнки безнең мәктәп укучылары ел саен “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналы белән берлектә үткәрелә торган Республикакүләм “Сәйяр” театр фестивалендә катнашып килә һәм призлы урыннар яулый. Чарабызның максаты да укучыларны сәхнә серләренә төшендерү һәм театр дөньясына алып керү иде. Килгән кунакларыбызга татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына багышланган җырлы-биюле “Аулак өй” күренешен уйнап күрсәттек. Алар безгә үз киңәшләрен бирделәр, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итәргә кирәклегенә төшендерделәр. Үзләре дә безгә мастер-класслар күрсәттеләр. Фәнис әфәнде укучыларга күбрәк сәхнә серләрен төшендерсә, Зөфәр Нуртдинов әкият геройларының характерларын, үзенчәлекләрен хәрәкәтләр белән аңлатып күрсәтте. Чын артист тарафыннан ясалган һәр хәрәкәт искиткеч төгәл һәм матур килеп чыкты. Укучыларда да артистларча уйнап карау теләге уянды.

Чарабызның икенче өлешендә мәктәбебезнең “Яшь каләмдәш” клубына  йөрүче яшь журналистлар кунакларыбыздан интервью алдылар. Әңгәмә, аралашу шундый җылы һәм эчтәлекле узды. Артистларыбыз бер сорауны да игътибарсыз калдырмадылар, аларга бик теләп җавап бирделәр. Яшь журналистларыбыз  үзләрен кызыксындырган сорауларга бик тиз җавап таптылар. Шушы чарадан соң,  очрашуда катнашучы укучыларда театр белән кызыксыну тагын да артты. 

Эльвира Бачкова, Яшел Үзән  районы Әйшә урта мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев