Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

К. Тинчурин театрында «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең финалы узачак

Барлыгы 246 гариза каралды, зона этабында 100 балалар коллективы чыгыш ясаячак.

Балаларда татар халкының милли мирасына сакчыл караш формалаштыру максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрларының республика фестивален үткәрә.

Муниципаль этап 2022 елның 17нче октябренә кадәр үткәрелде 21нче ноябрьдән 25нче ноябрьгә кадәр республиканың дәүләт театрлары базасында конкурсның зона этабы узачак.

Театр чыгышлары түбәндәге яшь категорияләре буенча бәяләнә:

1) 3-6 яшь (мәктәпкәчә яшь);

2) 7-11 яшь (кече мәктәп яше);

2) 12-14 яшь (урта мәктәп яше);

3) 15-17 яшь (урта мәктәп яше).

Барлыгы 246 гариза каралды, зона этабында 100 балалар коллективы чыгыш ясаячак.

Фестивальнең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 5нче декабрьдә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.

https://mon.tatarstan


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев