Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

JADIDFEST фестивале гаиләләрне мини-спектакль куярга чакыра

JADIDFEST заманча мәдәният фестивален оештыручылар әти-әниләрне балалары белән бергә ике сәгать эчендә кечкенә спектакль әзерләргә чакыра.

«Балаларның фантазиясе һәм безнең кураторлар ярдәмендә сюжет туачак. Әлеге сюжетны рольләргә бүлгәннән соң, репетиция башланачак. Балалар әзерләнгәндә, әти-әниләре тамашаның афишасын ясарга тиеш була», – дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.

«Спектакльнең реквизитларын да балалар үзләре уйлап табачак. Соңыннан уртак иҗатның нәтиҗәсе – спектакль карарга җыелабыз», диелгән хәбәрдә.

Мини-спектакль лабораториясенә татарча сөйләшүче гаиләләр чакырыла. Балаларның яше – 7+, әти-әни яше чикләнми.

  • JADIDFEST заманча мәдәният фестивале 5, 6 ноябрь көннәрендә Милли китапханәдә узачак.
  • Фестиваль программасында - «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» лекторие, Комикслар лабораториясе, Шигырь лабораториясе һәм башкалар. Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе дә үтәчәк.

https://tatar-inform.tatar


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев