Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Изге гореф – гадәтләребезне онытмыйк!

Халкыбызның борын-борыннан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларыбызны белү һәм аны саклау һәрберебезнең бурычы, дип уйлыйм.

Безнең мәктәптә дә ел саен “Сөмбелә”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре үткәрелеп килә. Мондый чараларга зур игътибар бирелә.

Менә беркөнне укытучы апабыз халкыбызның җырлы-биюле уены “Аулак өй” күренешен сәхнәләштерүебезне тәкъдим әйтте. Без рәхәтләнеп риза булдык, чөнки мондый чараларда актив катнашабыз.  Максатыбыз – Норлат авылы мәдәният йортында үткәрелә торган “Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы” дип исемләнгән фестивальдә катнашу. Әзерлек эшебезне башлап җибәрдек. Көн саен репетицияләр ясыйбыз. Элеккеге җырларны, биюләрне, төрле уеннарны өйрәнә башладык. Дөресен әйтим: бу эш безгә шактый катлаулы булды. Үзең күрмәгән эшне башкару кыен икән, әмма укытучыбыз ярдәмендә без бу авырлыкны җиңеп чыктык. Фестивальдә матур итеп чыгыш ясадык һәм әби-бабаларыбыздан калган изге йолаларны өйрәнүебезне дәвам итәрбез дип кайттык. Бу чара күңелләребездә бик озак сакланыр әле. Дусларым, сезгә дә шуны әйтәсем килә: үзебезнең традицияләребезне онытмыйк!

 

Мәннәпова Сәмирә, Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X