«Глаголица» IX халыкара әдәби конкурсы башланды
«Глаголица» – 10-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәби конкурс.
Конкурста татар һәм рус телләрендә язылган әдәби әсәрләр белән түбәндәге номинацияләр буенча катнашып була: поэзия, проза, эссе, комикслар, пьесалар, әдәби тәрҗемәләр һәм башкалар.
Катнашу бушлай. Тулырак мәгълүмат https://www.glagolitsa-rt.ru.
Конкурска эшләр 2022 елның 19нчы сентябренә кадәр кабул ителә.
8 ел дәверендә «Глаголица»да 28 илдән, Россиянең 76 регионыннан 6000гә якын яшь язучы катнашкан.
Элемтә өчен: е-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru
+7 (843) 561-06-12
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев