Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Юл йөрү кагыйдәләрен бәләкәйдән үк өйрәнәбез!

Иң мөһиме аларны онытмаска, һәрвакыт истә тотарга һәм, әлбәттә инде, үтәргә кирәк.

Җәй башлануга, күп вакытны балалар белән паркларда үткәрә башлыйбыз. Иң мөһиме юл йөрү кагыйдәләрен генә онытмаска, һәрвакыт истә тотарга һәм, әлбәттә инде, үтәргә кирәк. Шул унайдан без Азнакай шәһәренең 1нче номерлы “Аист” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә тулы бер атна багышладык. Балалар белән рәсемнәр төшердек, юл билгеләрен барладык, мультфильмнар карадык. Кисеп ябыштыру шөгылендә светофорның төсләрен ныгытып дөрес итеп ябыштырдык. Балалар бәләкәй булуга карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрен чакырдык. Ул безгә ничек машинада  махсус утыргычта утырып йөрергә кирәклеген аңлатты, тиешле урында гына юлны чыгарга кирәк дип кисәтте.

Әхмәтшина Гөлназ Риф кызы, Миңлегалиева Илмира Явдат кызы, Азнакай шәһәре, 1нче санлы “Аист” балалар бакчасы тәрбиячеләре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев