Югары сыйныф укучыларын математика буенча XI Халыкара конкурста катнашырга чакыралар
«Я Решаю!» дигән бу конкурсның беренче этап биремнәрен 10 ноябрьгә кадәр чишәргә кирәк.
Җиңүчеләрне исемле еллык стипендияләр, уку өчен девайслар, дәрәҗәле физика-математика лицеена имтиханнарсыз керү мөмкинлеге һәм югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар көтә.
Беренче этап биремнәрен 10 ноябрьгә кадәр чишәргә кирәк. Катнашу бушлай.
Биремнәрне чишү өчен https://math.gs-group.com/ сайтында теркәлергә кирәк.
Быел. узган елдан аермалы буларак, конкурска иң күп укучылар чакырган өч укытучы 60 мең сумлык приз фондын бүлешәчәк.
Конкурс РФ Мәгариф министрлыгының тәкъдим ителгән олимпиадалар исемлегенә керә.
Сайлап алу турын узганнар катнашучы сертификатларын ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев