Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Югары сыйныф укучылары Казан мәктәпләрендә үзләрен укытучы ролендә сынап карый алачак

Яңа уку елында Казанның 25 мәктәбендә 600 укучы өчен 27 психологик-педагогик класс ачыла.

Бу хакта Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов  август конференциясе барышында хәбәр итте.

"Уку процессында өлкән сыйныф укучыларының һөнәри һәм цифрлы күнекмәләрен күрсәтү, шулай ук үзләрен укытучы ролендә сынап карау мөмкинлеге булачак», – диде ул.

Ирек Ризванов мәктәп директорларыннан әлеге проектка аерым игътибар бирүләрен сорады. "Хөрмәтле җитәкчеләр, бу бик мөһим проект. Без үзебезгә хезмәттәшләр әзерлибез", - дип ассызыклады ул.

Казанның мәгариф учреждениеләрендә 30 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән 16 меңнән артык педагогик хезмәткәр, аларның 6 488се балалар бакчаларында, 806сы – мәктәпләрдә, 1 832 се өстәмә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куя. Моннан тыш, 1нче сентябрьдә шәһәр мәктәпләренә 300ләп яшь белгеч киләчәк.

mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп укытучы