Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Истәлекле Сабантуй бәйрәме

Бу көннәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Камалылар өчен Сабантуй бәйрәме узды.

Һәр кеше үз эченә бикләнергә тырышкан заманда яшибез, дияргэ яратабыз. Әйе, күңелләр бераз битарафлыкка ияләшкән кебек тоелса да, арабызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең күңелләрен күтәрергә, рухи халәтләрен уртаклашырга теләк белдерүчеләр булуы сөендерә.
Бу көннәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Камалылар өчен Сабантуй бәйрәме узды. Беренче тапкыр инклюзив бәйрәм Габдулла Тукай исемендәге паркта булды.
Бәйрәмдә катнашкан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, әмма энергия һәм активлык чиксез булган шәһәрдәшләребез өчен истәлекле Сабантуй бәйрәме көтелмәгән шатлык хисләре бүләк итте. Чарада балалар да, өлкәннәр дә мастер-классларда , ярминкәләрдә һәм ярышларда бик теләп катнашты.
 Сабантуй үткәрү инициаторы булган «Рубаха» арт-кластеры һәм "Сөенеч" курчак театры физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең дә сәламәт кешеләрдән аерылмавын, күңелләре белән бик дәртле булуларын, аларга карата игътибарлы булырга икәнлеген искәртте. 
Бәйрәмне Түбән Кама мэры Рамил Муллин ачты. Ул балаларны милли бәйрәмебез беәэн ихлас котлап, катнашучыларга яхшы кәеф, матур ял теләде. Арабызда сәламэтлекләре чикле кешеләрнең бәйрәмдә ихлас елмаюларын күрү оештыручыларга да канәгатьлек хисе бүләк итте .
Киләчәктә дә тирә-ягыбызга күңел күзләре белән карыйк, кулыбыздан килгән кадәр ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә шатлыклы мизгелләр бүләк итик. 

Азалия Кәримова, Түбән Кама. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев