Исән-сау кайтыгыз, солдатлар!
Без, Носы төп гомумбелем мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары, Арча районы Шушмабаш авыл җирлегеннән хәрби операциягә киткән солдатларыбызның гаиләләрендә кунак булып кайттык.
Без, Носы төп гомумбелем мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары, Арча районы Шушмабаш авыл җирлегеннән хәрби операциягә киткән солдатларыбызның гаиләләрендә кунак булып кайттык. Мондый гаиләләр Сәрдәбаш авылында 5әү, Носы авылында 1әү һәм Шушмабаш авылында 2әү. Без бу гаиләләргә барып хәлләрен сораштык, үз кулларыбыз белән чиккән кулъяулыкларны бүләк иттек. Бу очрашу минем өчен бик үзенчәлекле булды. Әти-әниләренә мин үземне кызыксындырган сорауларны бирдем, һәм һәрберсенә җавабымны да алдым. Мин әти-әниләрнең балалары өчен ничек кайгырганын, алардан хәбәр көткәнен дә күрдем. Моннан чыгып, нәтиҗәләр дә ясадым. Безгә һәркөннең ямен күреп, туганнарның кадерен белеп яшәргә кирәк. Безнең солдатларыбызга да исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтырга язсын иде.
Адилә Әхмәтова, Арча районы, Носы мәктәбе, 8нче сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев