Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Иртәгә, 3 сентябрьдә, бөтен Россия буенча «Җиңү диктанты» акциясе узачак

Иртәгә, 3 сентябрьдә, бөтен Россия буенча «Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Бөтенроссия тарихи акциясе узачак.

Татарстанда диктант онлайн яки 183 мәйданчыкның берсендә язылырга мөмкин, шуларның 152 мәйданчыгы республиканың барлык муниципаль берәмлекләре мәктәпләре базасында оештырылган.

Җиңү диктанты тест форматында үткәреләчәк. 45 минут эчендә катнашучылар диктант сорауларына җавап бирергә тиешләр, кәрәзле телефоннар һәм белешмә материаллардан файдаланырга ярамый. Эш махсус җавап бланкларында рәсмиләштерелә. Диктант 14.00 сәгатьтә башлана.

Акциядә катнашу өчен якындагы диктант язу мәйданчыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диктантпобеды.рф сайтында теркәлергә яки «Диктант Победы» мобиль кушымтасында теркәлергә мөмкин.

Бу хакта https://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/  хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев