Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Йомшак та, таләпчән дә ул

Әтиемә иртән эшкә киткәндә: “Хәерле юл, әтием! Көннәрең һәм төннәрең тыныч үтсен! Амин!” – дип, озатып калабыз.

Минем әтиемнең исеме Рамил. Ул Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Байсар бүлегендә шофер булып эшли. Эше җиңелләрдән түгел әтиемнең. Алар янгыннар гына сүндермиләр, М-7 юлында һәлакәт булган очракта иң беренчеләрдән булып ярдәмгә чабалар.

Кечкенәдән хайваннар яраткангамы, әтием белән әнием абзарда маллар асрыйлар. Алар безне дә хезмәт сөяргә өйрәтеп үстерәләр.

Әтием безгә, 3 баласына, карата кирәк вакытта йомшак та, кирәк вакытта таләпчән дә. Ул олы кешеләр сүзенә кушылмаска, кунаклар килсә, олылар белән берлектә өстәл янына утырмаска куша. Бер-беребезгә хөрмәт белән карарга, энемне, сеңлемне кыерсытмаска, якларга  өйрәтә.

         Мин гел әтием янында булгангамы, әтием мине бар эшкә дә өйрәтә.  Мин кечкенәдән трактор да йөртәм, мотоциклда да йөрим, малларга тегермән дә тартам. Эшләгән эшләрем санап бетергесез.

Әтиемә иртән эшкә киткәндә: “Хәерле юл, әтием! Көннәрең һәм төннәрең тыныч үтсен! Амин!” – дип, озатып калабыз. Мин әтиемне бик яратам.

Рәсимҗан Шәйдуллин, Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев