Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Чаллы шәһәрендә булдылар
Эчкен авылы балалалары Актанышның “Бүләк” лагерендә “Тел” сменасында ял итә.
Актанышның “Бүләк” лагерендә Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен “Тел” сменасы бара. Ул 1 июньнән 8 июльгә кадәр дәвам итә. Лагерьда Эчкен авылыннан 30 укучы һәм татар теле, әдәбияты укытучысы катнаша.
26нчы июнь көнне, “Бүләк” лагерендә ял итүче Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Чаллы шәһәрендә булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты балаларны программа нигезендә “КАМАЗ-Мастер” командасы һәм базасы белән таныштырды.
«КАМАЗ-мастер» спорт командасы — Россиянең уникаль завод командасы, аңа 1988 елда нигез салына, ул илне дөнья автоспортында лаеклы күрсәтеп килә.
Балалар “Сити-молл” сәүдә үзәгендә булдылар. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты киләсе уку елына әзерлек йөзеннән балаларны форма белән тәэмин итте.
Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе буенча укучылар өчен мавыктыргыч экскурсия оештырылды. Шулай ук Йолдыз (Эчкен) авылы балалары Чаллы дельфинариендә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев