Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Йөгер тизрәк мәйданга!

Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, ат чабышы, бау тартышу, капчык белән сугышу – һәммәсендә дә балалар бик теләп катнаштылыр.

Бүген бездә сабантуй,

Эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга:

Бәйрәм башалана анда. 

108нче “Бәхетле балачак” балалар бакчасында милли бәйрәмебез – сабантуй гөрләп узды. Бәйрәм матур йоладан – сабантуйга бүләк җыюдан башланып китте. Нәниләр бик дулкынланып бүләк җыючыларны көттеләр, тәрбияче апалары белән колгага матур-матур сөлгеләр, яулыклар бәйләделәр.

Бүләкләр җыелып беткәч, мәйданчыкта тамаша башланды. Бәйрәмгә яраткан әкият геройларыбыз – Батыр, Шүрәле, Су анасы да килде. Алар балалар белән бергәләшеп көч сынаштылар, уеннарда катнаштылар. Мактанчык Шүрәлене акылга утырттылар, эсселектән коткарырга килгән Су анасын бик сөенеп каршы алдылар, ә Батырны аның тапкырлыгы һәм кыюлыгы өчен яраттылар. Бәйрәм балалар башкаруындагы шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Сабантуйның традицион уеннары да читтә калмады. Кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, ат чабышы, бау тартышу, капчык белән сугышу – һәммәсендә дә балалар бик теләп катнаштылыр. Бакчабыз гөр килде, бәйрәм бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев