Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Җиңүнең 79 еллыгына багышланган #МойГеройМояСемья онлайн-акциясе башланды

Акция социаль челтәрләрдә 22нче апрельдән 9нчы майга кадәр үткәрелә.

22нче апрельдән Татарстанда  #МойГеройМояСемья акциясе башланды. Акция Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына һәм Россиядә Гаилә елына багышлана. Флешмоб икенче ел рәттән «Үлемсез полк» онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә. 

Республика халкына социаль челтәрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихларын сөйләргә тәкъдим итәләр. Постлар хәрбиләр һәм тыл хезмәтчәннәре турында да булырга мөмкин.

Акциядә катнашуның мәҗбүри шарты – #мойгероймоясемья хештегын кую һәм геройның (Бөек Ватан сугышында катнашучы) фотосы булу. 

2023 елда #МойГеройМояСемья акциясендә Татарстанда 700дән артык кеше катнашты, ВКонтакте социаль челтәрендә үз битләрендә басмалар урнаштырды. Быел акция киңәя һәм барлык социаль челтәрләрдә үткәрелә. 2024 елда флешмобта Татарстан Республикасының танылган кешеләре катнашыр дип көтелә. 

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев