Җиңү паровозы
Ул Уфа, Бөгелмә, Ульяновск, Рузаевка, Пенза һәм Самара станцияләре буйлап барлыгы 2,5 мең чакрым юл узган.
«Җиңү паровозы» турында ишеткәнегез бармы сезнең? Бөек Ватан сугышында җиңүгә 78 ел тулу уңаеннан Куйбышев тимер юллары буенча махсус бизәлгән поезд җибәргәннәр. Ул Уфа, Бөгелмә, Ульяновск, Рузаевка, Пенза һәм Самара станцияләре буйлап барлыгы 2,5 мең чакрым юл узган.
Татарстан, Чаллы аша да узды вагоннарына сугыш чоры техникасы урнаштырылган әлеге паровоз! Узды гынамы – аны Чаллыда меңнән артык кеше зурлап каршы да алды әле. Халыкны хәрби форма кигән машинист һәм озатучы кыз сәламләде. Перронда халык өчен концерт программасы да оештырылган иде.
Фото Яр Чаллы ЧС ВК төркеменнән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев