Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Җиңү безнең йөрәкләрдә» фестивале җиңүчеләре билгеле!

22нче апрель көнне Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә шәһәркүләм «Җиңү безнең йөрәкләрдә» фестивале узды.

Фестивальдә мәктәп укучылары, студентлар һәм укытучылар катнашты. Чыгышларны мәртәбәле  жюри бәяләде. Алар:

1) Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Язучылар берлегенең Грибоедов исемендәге әдәби премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Шагыйрь, Илдар Юзеев премиясе лауреаты, кырыктан артык китап һәм күп кенә җырлар авторы Ситдыйкова Әлфия Мирзанур кызы;
2) Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры артисты Арсланова Чулпан Фәрит кызы;
3) «Көмеш Кыңгырау» газетасының баш мөхәррир урынбасары Гусамова Гөлинә Газинур кызы.


 Бәйге дүрт номинациядә үтте: 
- Шигырьләр һәм прозалар бәйгесе;
- Театральләштерелгән куелышлар бәйгесе;
- Вокалистлар бәйгесе;
- Бию бәйгесе.

Шигырьләр һәм прозалар номинациясе җиңүчеләре: 
- 59нчы гимназия укучысы Шәрипова Сөембикә – 1нче урын;
- Яр Чаллы политехника көллияте студенты Хәсәнов Айгиз – 2нче урын;
- 59нчы гимназия укучысы Гарифуллина Хәят – 3нче урын.

Театральләштерелгән куелыш бәйгесе номинациясе җиңүчеләре: 
1нче урын – «Трио» (М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия).

Вокалистлар номинациясе җиңүчеләре: 
- Чаллы сәнгать көллияте студенты Шәрипова Алиса – 1нче урын;
- Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучысы – 2нче урын.

Бию номинациясе җиңүчеләре:
- Тимирязов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Токарев Полина – 1нче урын;
- Тимирязов исемендәге Казан инновацион университеты «Только Мы!» ансамбле – 2нче урын;
- Чаллы медицина көллиятенең эстрада хореографиясе – 3нче урын.

Җиңүчеләргә диплом,  барлык катнашучыларга сертификатлар һәм иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев