Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Иң матур җырлар – туган телемдә

Балачак җырлары» проектының икенче сезоны төгәлләнде. Шушы уку елы эчендә сез татар композиторларының 1922-1990 елларда балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган шәп җырлары белән таныштыгыз һәм безнең белән аларны өйрәндегез дә, дип уйлыйм.

Әби-бабаларыбызның иң яраткан җырлары бу әсәрләр.

Аларны Казан шәһәренең 144нче урта мәктәбе каршында утыз елдан артык эшләп килүче «Аэлита» балалар вокаль ансамбле (җитәкчесе – Гөлнара Камил кызы Иванова) һәм яңа башкаручылар җиткерде.

Бу проектны гамәлгә ашырган өчен, иң беренче чиратта, Казанда эшләп килүче «Будильник» телеканалына, аның баш мөхәррире, балалар композиторы Ильяс абый Гыйләҗетдингә һәм безнең бик яраткан «Көмеш кыңгырау» газетасына, аның баш мөхәррире Айсылу апа Сәлимовага зур рәхмәт белдерәбез.

Бүгенге бәйрәмдә һәрберебезгә ике телдә язылган дипломнар, «Будильник»тан букча, «Көмеш кыңгырау»дан да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан табын артында тәмле ризыклар белән чәй эчтек!

Әлбәттә, бу чара барыбызга да яңа этәргеч бирә. Без халкыбызның иң яраткан җырларын татар телендә башкардык һәм сәләтебезне күрсәтә алдык. Туган телебездә шулкадәр матур җырлар бар. Аларны югалтмаска, сакларга иде.

Тиздән 1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Күңелләребез дулкынланып тора, җәйге яллар башлана. Каникулларда без тагын да үсеп, яңадан-яңа көч-дәрт җыеп, өйрәнгән җырларны кабатлап, яңаларын өйрәнә торырбыз.

Яңа уку елында проектның өченче сезоны башлана. Анда балачакның иң күңелле җырлары яңгырар, дип ышанам. Без яңа музыкаль клиплар төшерербез һәм бергәләп җырларбыз.

 

Сезгә, дуслар, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез һәм Алсу апа Гарифуллинаның Фәннур абый Сафин сүзләренә язылган «Дуслык җыры»н тәкъдим итәбез. Әйдәгез, җырлыйбыз!

 

Әмир Ямилев, «Будильник» телеканалының махсус хәбәрчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев