Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Имтиханнар, сынаулар...

Хәбәрчеләребез аралаша:

Камил Ситдыйков: быел ОГЭның берсен информатикадан сайладым. Узган ел абыйлар ОГЭ биргәндә бик борчылып йөргән идем, бирә алырмын микән дип. Быел менә аудиториягә килеп утырдым тыныч кына, бер борчу да булмады. Укыган вакытта дәрестә кебек кенә хис иттем үземне. Әйбәт булды, борчылсаң, баш та эшләми бит ул. Имтихан тапшырып кайткач, интернетта җаваплары чыккан иде. Чагыштырып караган идем, биргәнмен төсле. Иртәрәк булмады шул җаваплар.

Фирүзә Ибраһимова: Шуңа укытучыларның сүзенә колак салырга кирәк. Елныкы елга туры килми, үз башыгыз белән эшләргә өйрәнегез! Сезнекеләр дә шулай әйтәләрме?

Гомумән, ничек карыйсыз сез ул җавапларга? Бер дә дөрес түгел бит инде ул. 

Ләйлә Нуриева: Мин дә бер имтиханны информатикадан бирдем. Кереп китәр алдыннан, барысын җыйдым да, дога укыдым, алар «амин» диделәр.  Күңел тыныч була.

Латифә Гайниева: Сездән яхшы хәбәрләр көтеп калабыз. ОГЭ, ЕГЭларыгыз яхшы узсын. Ә без быел 4нче сыйныфны тәмамладык. Чыгарылыш булды. Сез бу елда кем булдыгыз? Мин елны бишлеләргә генә бетердем.

Нәргизә Гарипова: Мин дә бишлеләргә генә бетердем, ура!

Әнвәр Мөхетдинов: Рус теленнән ЕГЭ бирдек. Әйбәт булган шикелле инде, нәтиҗәләр ни дип әйтер, карарбыз. 

 

Ләйлә Нуриева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев