Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе җиңүчеләре билгеле

III төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы Сарманда үтте.

 

III төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы Сарманда үтте.

«Илһам чишмәсе» җыр бәйгесе җиңүчеләре билгеле

18-19 февраль көннәрендә Татарстан Республикасының Сарман районы җирлегендә «Илһам чишмәсе» III төбәкара җыр бәйгесенең икенче этабы үтте. Сайлап алу туры Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Җиңүчеләр Сарман мәдәният йортында үткәрелгән гала-концертта чыгыш ясады. Концертның режиссеры һәм сценарий авторы – Алмаз Нургалиев

Дипломатлар исеменә Сарманнан Рамина Хаҗиева һәм Башкортстан республикасыннан Ясминә Мөхәммәдиева лаек була. Өченче урын ияләре – Казаннан Сәйдә Гатина һәм Сәрия Мәрданова, Тукай районыннан Самир Шакирҗанов һәм Андрей Фадеев, Югары Ослан районыннан Алия Хәлимова, Биектау районыннан Амелия Феофанова, Оренбург өлкәсеннән Зәринә ЯҺудина.

 

Фото: © «Сарман» газетасы, Альбина Сабирова фотолары 

Икенче урында – Бөгелмәдән Алсу Закирова, Чаллыдан Әдилә Ишалина һәм Зәлинә Шакирова, Актаныштан Рүзилә Сабирова, Сарманнан Рания Зарипова.  Беренче урынга Казаннан Сәйдә Абдуллина һәм Рөстәм Хөсәенов, Актаныштан Гөлия Зәһретдинова һәм Илмир Зәһретдиновлар лаек була. 

 

Фото: © «Сарман» газетасы, Альбина Сабирова фотолары 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев