Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Илгиз Зәйниев «Әкият» курчак театрында «Авыл эте Акбай» спектаклен чыгара

Спектакльнең премьерасы 12нче октябрь көнне булачак.

«Әкият» курчак театрында Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча репетицияләр бара.

«Бүгенге көндә курчаклар һәм декорацияләр әзерләү тәмамланып килә. Тиздән нәни тамашачыларга юлында күпме каршылыкларга очрап та, һәммәсен җиңеп чыга алган Акбай маҗаралары тәкъдим ителәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Туфан Миңнуллин балалар өчен бик күп кызыклы, гыйбрәтле пьесалар язды. Аның әсәрләрендә бик күп мөһим проблемаларны ачыла һәм алар һәрвакыт актуаль», дигән спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев.

Илгиз Зәйниев белән бер командада рәссам Екатерина Спиридонова, композитор Марат Әхмәтшин эшли.

https://tatar-inform.tatar

Фото https://www.puppet-show.ru/news/ сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев