Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Илфат абый бары тик дөресен яза!

Хәзерге вакытта без, яшь буын, бөтенләй диярлек гәҗит укымыйбыз. Бу - бик кызганыч күренеш, минемчә, чөнки нәкъ менә басма матбугатта эшләүче шәхесләр - көчле һәм үз сүзен әйтә белә торган журналистлар. Ә без аларны белмибез дә...

Шундыйларның берсе - Илфат абый Фәйзрахманов. Әлеге журналист белән  "НУР" Арча балалар телерадиостудиясендә шөгыльләнгән укучылар 6 июль көнне очрашты. Гаилә атмосферасында узган шушы түгәрәк өстәлдән соң, миндә Илфат абый турында мәгълүмат туплап, мәкалә язу теләге кабынып китте. Хәзерге вакытта аның кебек туры сүзле, "заказ"га эшләми торган журналистлар бик сирәк бит. Үзенең шушы сыйфаты белән ул мине җәлеп итте дә. Әйдәгез, әдип турында берничә мәгълүмат биреп китим әле.
Илфат абый Фәйзрахманов - безнең район егете, ягъни Арчаныкы. Ул 1961 елда Түбән Оры авылында дөньяга килгән. Башта районыбыз радиосында хезмәт куйган, соңыннан Казанга китеп, 25 елга якын татар телевидениесендә эшләгән. Биредә ул «Татарстан», «Атна», «Әйбәт гайбәт» программаларын алып барган. Әмма ахыр чиктә язмыш аны басма матбугатка илткән. Илфат абый "Безнең гәҗит" дип аталган газета ачып җибәрә. Хәзерге көндә ул республикабызның иң шәп, иң укыла торган гәҗитләре арасында.
Һәм шундый сорау туа: 25 елга якын телевидениеда хезмәт куеп (бу бит сиңа 1-2 ел гына түгел),  ничек басма матбугатка китеп була икән? Илфат абый үзе бу сорауга шулайрак җавап кайтара:
 - Беренчедән, телевидение ул - команда эше. Монда оператор, монтажёр, журналист һәм башкалар - бөтенесе бергә бер проект өстендә эшлиләр. Ә газетада син үзең генә, ягъни бүтәннәргә өметләнеп, аларны көтеп йөрмисең. Шунысы белән биредә эшләү җиңелрәк. Икенчедән, бәйсезлек, сүз иреге кызыксындырды мине. Безнең гәҗиттә сүз иреге ирекле ул. Бернинди теманы да кире какканыбыз юк. Хәтта кайберәүләр башка матбугатларда басылмаган язмаларын безгә җибәрәләр.
Илфат абый - үз фикерен калганнарга җиткерә белә торган туры сүзле журналист. Ә хәзер андыйлар калган микән? Һәм, гомумән, безнең көннәрдә нинди татар журналистлары бик көчле? Бу сорауны да Илфат абыйга бирдем мин, дуслар. Аның җавабын «Көмеш кыңгырау» газетасының 28 саныннан укый аласыз.

Илфат Фәйзрахманов турында ТОП 5 факт языйм әле...
1. Илфат абыйның бүлмәсендәге телевизор алгы ягы белән стенага борылып тора
2. Авылга кайтып, бакчачылык һәм умартачылык белән шөгыльләнергә ярата.
3. "Телевизор карасам, я радио тыңласам, колагым авырта", - ди Илфат абый.
4. Табиб булырга теләгән ул балачакта (журналистикага очраклы рәвештә генә килеп эләккән).
5. Гәҗитне укыганда, һәрвакыт кулда ручка яки карандаш, хаталарны төзәтеп барырга...
 Шуның белән шул, дуслар. Илфат абый Фәйзрахманов турында күбрәк белеп, әлеге шәхес белән кызыксынып киткәнсездер, дип ышанам инде мин.
Язмамны әдипнең сүзләре белән тәмамлыйсым килә:
"Журналист ул - җәмгыятьнең тоткасы, журналист ул - дүртенче хакимият һәм журналист ул - дөреслекне табып бирүче"
Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы "Нур" телерадиостудиясе журналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев