Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Икесенә күпме шөгыль!

Бүген без сезне Чаллы кызлары – Камилә Һәм Сафия Мөхетдиновалар белән таныштырабыз. Алар икесе дә бик иҗади, төрле кызыклы шөгыльләр белән мавыгалар. Камилә 8нче, ә Сафия быел 4нче сыйныфка бара.

Камилә балалар бакчасыннан ук рәсемнәр ясарга яраткан, гел кулында карандашлар булган. Әнисе белән әтисе аның сәләтен күреп шушы юнәлештә үстерергә уйлаганнар. Кызны 23нче мәктәпкә биргәннәр,  ул беренче сәнгать мәктәбе белән бергә эшли. Камилә кергән сыйныф  – 1Д (дизайнерлык сыйныфы) дип аталган. Дәресләрдән соң ул сәнгать мәктәбенә йөгергән. Шулай итеп, Камилә сәнгать дөньясына чумган. Ул хайваннарны, кешеләрне, модельләрне, чәчәкләр һәм пейзажлар ясарга  ярата. 
– Җәй пленэрдан башланды. Июнь аенда без сәнгать мәктәбендә табигатьтә рәсем ясадык, – ди Камилә.
Күптән түгел Камилә ат спорты белән кызыксына башлаган.
– Мин инде бер елдан артык ат спорты мәктәбенә йөрим. Конкурга өйрәнәм. Миңа бик ошый, – ди ул. 
Камилә аш-суга да оста. һәр бәйрәм саен якыннарын тәмле тортлар пешереп сыйлый икән.  Каникулда ул рәхәтләнеп ял итә, яраткан киноларын карый, кунакка йөри. 
Ә менә Камиләнең сеңлесе Сафиянең җәйге каникуллары бары бер генә ай икән. Ни өченме? Чөнки ул спортчы. Тренировкаларны озакка туктатып торырга ярамый. 
Сафия берсендә телевизордан гимнастларның чыгышын күреп шаккаткан. Аның да һичшиксез алар кебек буласы килгән. Бу вакытта аңа инде 7 яшь булган. Ни кызганыч, гимнастикага бик кечкенәдән алалар икән. Шәһәрдәге гимнастика мәктәпләренә барып караганнар алар. Әмма кызны беркая да алырга теләмәгәннәр. Инде хыял белән саубуллашырга туры килә дигәндә, бер спорт клубында ризалык биргәннәр. Теләге, үҗәтлеге көчле булгач, Сафия башкаларны тиз куып җиткән. Бер елдан соң ул инде җитди ярышларда катнаша башлаган һөм уку елы ахырында беренче яшүсмерләр разряды да алган. Тагын бер елдан аңа икенче спорт разряды бирелгән. 
Әлбәттә бу күрсәткечләр Сафиянең көчле рухлы, максатчан булуы турында сөйли. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, ул тренировкаларга бара. Ә алар, күз алдына китерегез, 5-6 сәгать дәвам итә. Сафия башта бик арый торган булган, аннары әкренләп өйрәнгән инде. Аена 2шәр тапкыр ярышларда булам ди. Ул үзен Казан, Әлмәт, Мәскәү шәһәрләрендә узган ярышларда сынап караган. 
Камилә белән Сафия бергәләп июль аенда дачада, диңгездә, әби-бабайлары янында авылда ял иткәннәр.
Ай Кызы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев