Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Икенче «Татнефть-Фиджитал уеннары»фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамлана

Фестивальдә 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Гаризаны 30 июльгә кадәр сайтта бирергә мөмкин.

1 августтан 25 августка кадәр Әлмәттә икенче «Татнефть-Фиджитал уеннары» фестивале узачак. Виртуаль һәм классик спорт төрләрен берләштерә торган әлеге уникаль мультиспорт турниры сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, массакүләм физик культураны үстерүгә һәм спортка заманча технологик чишелешләр кертүгә юнәлдерелгән.

Фестивальнең мондый бурычлары «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектының «Демография»милли проектының максатларына туры килә.

Фестиваль 3 уен дисциплинасы буенча узачак: фиджитал футбол (мини-футбол һәм FIFA), фиджитал баскетбол (баскетбол 3х3 һәм NBA2K) һәм фиджитал-хоккей (хоккей 3х3 һәм NHL). Сайлап алу ярышлары 1-18 август көннәрендә узачак, аннан соң иң көчле командалар 1 000 000 сум приз фонды өчен 24-25 август көннәрендә финалда көч сынашачак.

Анда Татарстан Республикасының Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Аксубай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Алабуга, Зәй, Сарман, Чирмешән, Яңа Чишмә, Мөслим һәм Ютазы районнарыннан 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Гаризаны 30 июльгә кадәр шушы сайтта бирергә мөмкин.

Чыганак https://minsport.tatarstan.ru/index.htm/news/2328110.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев