Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ике кулыма бер эш

Җәйге чорда эшкә урнашучы укучылар байтак. Укучы вакытта үзеңне берәр өлкәдә сынап карау кызык та, файдалы да.

Җәй сезнең өчен иң көтеп алган вакыт. Шулай бит?! Ниһаять, көтеп алган каникуллар җитте, мәктәп, имтиханнар артта калды… Күбегез лагерьларга юл тотты, кайберәүләр авылга кайтып китте. Эшкә урнашучылар да байтак. Укучы вакытта үзеңне берәр өлкәдә сынап карау кызык та, файдалы да. Ә кулыңа беренче хезмәт хакын алгач, бигрәк рәхәт була.

Чаллыда

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җәйге каникулларда балаларны эшкә урнаштыру өчен шәһәр предприятиеләре белән 12 килешү төзегән. Июньнән августка кадәр 2500 укучы төрле заводларда, мәдәният һәм ял паркларында эшлиячәкләр. Яшүсмерләрне вожатый ярдәмчеләре, яшелләндерүчеләр, төрле эшчеләр буларак җәлеп итәләр.

Ничә сәгать?

Эш көненең озынлыгы яшькә бәйле булачак. 14-15 яшьтәге балаларга дүрт сәгать, 15-16 яшьлекләргә — биш, 17-18 яшьлекләргә — җиде сәгать эшләргә кирәк. Хезмәт хакы эш сәгатьләреннән, бала эшләгән өлкәдән тора.

Казанда

Җәйгелеккә Казан укучыларның күпчелеге яшелләндерү өлкәсендә, төрле предприятияләрдә ярдәмчеләр булып эшкә кергәннәр. Шулай ук алар курьерлар, официантлар, баристалар, квест актерлары, мобиль фотографлар, промоутерлар, аниматорлар һәм күңел ачу паркында инструкторлар булып эшлиләр.

Ә 966 яшүсмер мәктәп территориясендәге хезмәт лагерьларында эшләп, беренче хезмәт хакын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев