Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

II «Гәүһәр» балалар фестивале зур сәхнәдә

13нче февральдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак.

2023 елның сентябрь-декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 1000нән артык укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына, татар милли уен коралларында уйнарга һәм җырларга өйрәнде. 

13нче февральдә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә дәресләрнең нәтиҗәсе буларак «Гәүһәр» балалар фестивале узачак. Биредә бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре бер-берсе белән үрелеп биреләчәк. Укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 20 дәрес эчендә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең телеграм каналы хәбәр итә.

📍Кайда: Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә
📍Кайчан: 13 февраль көнне 15.00

Проектның максаты — татар мәдәниятен һәм татар телен популярлаштыру, туган телгә кызыксыну уяту, балаларны сәнгатькә якынайту. 

📲Тулырак ВКонтактедагы рәсми төркемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев