Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

II #әдәбикөрәш финалистлары билгеле

2022 елда үткәрелгән дөньякүләм #әдәбикөрәш проекты финалистлары 26 август көнне Саба районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда көч сынашачак.

Быел әлеге көрәшнең онлайн этабында катнашырга барлыгы 60 гариза кабул ителгән иде. Татарстан Язучылар берлегендә үткәрелгән финалистларны барлау җыелышында жюри әгъзалары әлеге гаризаларның барысы белән дә игътибар белән танышып чыктылар һәм өлкәннәр арасыннан да, 18 яшькә кадәр катнашучылар арасыннан да 16 шар финалистны билгеләделәр.

Яшьләр арасында финалистлар:

  1. Айсылу һәм Нурислам Дәүләтшиннар (Казан шәһәре) (берсе генә финалда катнаша ала, аерым катнашу өчен аерым тәкъдим ителергә тиешләр иде, кем катнашуын ата-анасы билгелиячәк)
  2. Диләрә Сөнгәтова (Буа районы)
  3. Алинә Ганеева (Арча районы)
  4. Азалия Гыйльметдинова (Арча районы)
  5. Ләйлә Шәйдуллина (Сарман районы)
  6. Альзана Шәфигуллина (Сарман районы)
  7. Айзирә Әюпова (Әлмәт районы)
  8. Зифа Мөхәммәтҗанова (Казан шәһәре)
  9. Зәлия Әхмәдуллина (Арча районы)
  10. Камилә Вәлиева (Апас районы)
  11. Кәрим Сагитов (Казан шәһәре)
  12. Динә Әфризунова (Свердловск өлкәсе)
  13. Алинә Сәмитова (Буа районы)
  14. Айзилә Сабирова (Казан шәһәре)
  15. Әминә Вәлиева (Казан шәһәре)
  16. Азалия Гайнетдинова (Балык Бистәсе районы)

Өлкәннәр арасында түбәндәге әдәби марафончылар финалда "бил алышачак":

  1. Рәмзия Мусина (Яңа Чишмә районы)
  2. Гөлчәчәк Галимова (Тәтеш районы)
  3. Зөлфирә Ситдыйкова (БР Дүртөйле районы)
  4. Регина Әбүдарова (Актаныш районы)
  5. Халидә Ихсанова (Сарман районы)
  6. Эльмира Рәсүлева (Әгерҗе районы)
  7. Эльмира Муллаянова (Актаныш районы)
  8. Роза Хәйретдинова (Зәй районы)
  9. Әлфия Мостафина (Казан шәһәре)
  10. Алисә Гимадиева (Саба районы)
  11. Нурсәнә Хөсәенова (Түбән Кама районы)
  12. Ольга Афонова (Түбән Кама районы)
  13. Чулпан Шәйхуллина (Зәй районы)
  14. Наил Нурыев (БР Мәчетле районы)
  15. Энҗе Әхмәтшина (Саба районы)
  16. Адилә Әхмәтҗанова (Арча районы)

Әдәби көрәшчегә, абсолют батыр булып калу өчен кимендә яңа ике шигырьне яттан бик яхшы белергә (онлайн-турда ятланган шигырьне кабатларга ярамый), һәм үз туган ягының язучысы турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат укырга кирәк.

http://tat-i.net/tt/tatnet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев