Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Игътибар – балалар!

Җәйге каникуллар – борын төбендә. Юлларда хәрәкәт көннән-көн көчәя бара. Балалар күп вакытларын урамда уздыра, велик-самокатларда элдерә.

Юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 22нче майдан 5нче июньгә кадәр Татарстанда «Игътибар – балалар!» профилактик акциясе үтә. Ул ел саен уздырыла.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә, аңлату эшләре алып бара. Чарада яшь юл хәрәкәте инспекторлары, укытучылар, ата-аналар һәм ирекле отрядлар катнаша. Инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тикшерә, рейдлар оештыра.

Велосипедчылар җәяүлеләр кичүеннән, велосипедттан төшеп, атлап чыгарга тиеш! Күпләр бу бик мөһим кагыйдәне бозалар һәм фаҗигагә юлыгалар. Мондый хокук бозучылар административ җаваплылыкка да тартыла. Аларга 800 сум күләмендә штраф түләргә туры килә.

Караңгыда киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар (фликерлар) булырга тиеш. Машина йөртүче мондый җәяүлене ерактан ук күреп ала һәм һәлакәтне булдырмый кала.

Быелның дүрт аенда Татарстанда балалар катнашында 42 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 16 яшькә кадәрге 44 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев