Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Иделем акчарлагы-2022» яшь язучылар бәйгесе йомгакланды

4 декабрь көнне Казандагы Татар китабы йортында XXII «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Бәйгегә Рәсәй төбәкләреннән һәм Татарстан районнарыннан 375 эш кабул ителгән. Әлеге эшләрне язучы, шагыйрьләрдән торган мөхтәрәм жюри бәяләде. 
«Балалар әдәбияты» номинациясендә 1нче урын алган даими хәбәрчебез Әмир Фәрхуллин бәйгедән соң туган хис-кичерешләрен шигъри юлларга салган. Әмир Мамадыш районындагы Җәнлек совхозы мәктәбенең 10нчы сыйныфында укый. 


Яшьләр үзәгенә беркөн
Мине чакырды бер кош. 
Каршылады мине сөеп, 
Тик көтте үзгә ярыш. 

Сузды миңа бик тә җылы
Шул тирләткеч кочагын.
Саубуллашсак та онытмам
Язучылар учагын. 

Җилпеде миңа канатын,
Ачылды күңел тулып.
Агыла бер диңгезлек тир
Агыла сер хис булып. 

Синнән ишеткән сүзләрдән
Бер бата, калка барып. 
Сүнмәде әле хисләрем
Төрле рифмалар язып. 

Саубуллаштың биреп бүләк
Әйттең: мине искә ал. 
Хыялланып язучылар
Килә миңа, белеп кал. 

«Иделем акчарлагы» син
Зур кирәкле чыганак. 
Хыялый язучы яшьләр
Синнән очкын алачак.
 

Афәрин! Әмиргә алга таба да иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев