«Идел» яшьләр үзәгендә XXXIII татар яшьләре көннәре узачак
Анда төрле илләр һәм төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр катнаша.
13–17 сентябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә XXXIII татар яшьләре көннәре узачак. Анда төрле илләр һәм төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр катнаша.
Очрашуның максаты – татар яшьләре арасында мәгариф, милли-мәдәни һәм эшлекле багланышлар булдыру, элекке элемтәләрне ныгыту.
Анда катнашучылар кыска вакыт эчендә татар яшьләре алдында килеп туган күп кенә проблемалар хакында фикер алышырга, аны хәл итү юлларын билгеләргә тиешләр. Бу уңайдан программада төрле юнәлештәге мастер-класслар күрсәтү дә каралган.
Яшьләр җыр-бию, халык гамәли сәнгате һәм кул эшләре белән бәйле осталыкларын күрсәтәчәк. Татар халкының тамырлары тирән, үзе имәндәй нык булуын «Нәсел шәҗәрәсе» проектлары аша күрергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев