Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Яхшылык асылы – тугрылык

Тугрылык – максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы. Ризаэтдин Фәхретдин

Тугрылык нәрсә ул? Бу сүзнең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Шул хакта сөйләшик әле, дуслар.

Тугрылык — башкаларга ышану һәм үзең дә вәгъдәңдә тору, тирә-юньдәгеләргә карата тугры булу, дип уйлыйм мин. Ул кешедә иң кирәкле сыйфатларның берседер.

Хәзерге көндә, кызганыч, тугрылык кайберәүләрдә юк та инде. Шуңа күрә кайбер кешеләр бер-берсенә ышанмыйлар, чын дуслар таба алмыйлар. Шуңа кемнәрдер песиләр, этләр асрыйлар, аларга ышаналар, үзләренең эч серләрен сөйлиләр. Дүрт аяклы иптәшләр иң якын, тугры дуска әйләнә.

Тугрылык – дусларыңның күңел серләрен саклау, читкә чәчмәү дә ул. Шул уңайдан бер вакыйга сөйләп китәм сезгә.

Аяз белән Адилә классташлар, дуслар иде. Адилә дустына бик каты ышанды. Ул аңа тормышындагы бөтен хәлләрне дә сөйләп барды.

Ә көннәрдән бер көнне Адилә классташ кызыннан бары тик Аязга гына сөйләгән эч серләре турында белде. Моны ишетү аңа бик авыр булды. Шул көннән башлап, ул Аяз белән башка аралашмады. Аның кешеләргә ышанычы кимеде. Дөньяда күп нәрсә аңа ялган булып күренә башлады.

Менә шулай, дусларның хыянәте күңелне бик яралый. Сүзебезгә, эшебезгә тугры булыйк. Чөнки яхшылыкның асылы – тугрылык.

Гүзәлия Рәсүлова, Әгерҗе районы, Кадыбаш мәктәбе, 8нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев